Табибка күренгән өчен – 20 мең сум?

Россиядә вакытында диспансеризация узучы гражданнарга 20 мең сум күләмендә түләүләр кертү тәкъдим ителә.

Әлеге инициатива белән Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән. Депутат фикеренчә, россиялеләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгын арттыру – дәүләт сәясәтенең төп өстенлекләренең берсе, ә нәкъ менә профилактик медицина тикшеренүләре бу максатка ирешүдә зур роль уйный.

Аның әйтүенчә, диспансеризация авыру сәбәпле ял көннәрен киметергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә, һәм нәтиҗәдә, эш бирүчеләргә дә, барлык дәрәҗә бюджетларга да файда китерә. Чернышов россиялеләрне үз сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирергә этәрү өчен вакытында комплекслы табиб тикшерүе узган кешеләргә 20 мең сум күләмендәге түләү кертергә тәкъдим итә.

Парламентарий инициативасы нигезендә, әлеге акчалар диспансеризация узу турындагы билге Дәүләт хезмәтләре порталында пәйда булуга ук автомат рәвештә күчерелергә тиеш.

Искәртеп узабыз, күп кенә авырулар башлангыч стадияләрдә үзләрен сиздерми, ә нәтиҗәләрне симптомнар нигезендә генә ясау дөрес түгел. «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты россиялеләргә үз сәламәтлекләрен контрольдә тотарга ярдәм итә. Даими диспансеризация системасы үсеше моңа этәргеч булып тора. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, профилактик тикшеренүләр узган гражданнарның 70% ында инфекцияле булмаган авырулар үсешенә китерергә мөмкин булган фактолар ачыкланган. Димәк, чирне булдырмый калдыру мөмкинлекләре ачыла. Бу диспансеризациянең әһәмиятен дәлилли.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей в Казахстане путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ в Казахстане

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://www.country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]