Белгеч җәен кемнәрдә инфаркт һәм инсульт куркынычының кискен артуын аңлатты

Гипертония авыруыннан, шикәр чире, симерүдән интегүчеләрдә җәйге чорда инсульт һәм инфаркт куркынычы арта. Кардиолог Гөлнара Орлова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, эсседә йөрәк зур күләмдә канны әйләндереп, көчлерәк тибәргә мәҗбүр. Кеше, тирләгәнлектән, организм өчен мөһим электролитларын югалта, бу исә канның куеруына һәм су җитмәүгә китерә. Мондый хәл тромблар хасил булу белән яный.

Белгеч әйтүенчә, эссе көннәрдә инфаркт, инсульт очракларының гомуми саны 10-20 процентка арта. Эсселекнең күпмегә сузылуы мөһим. +28...+36 градус аралыгындагы һава температурасы 2 көн дәвам итсә, йөрәк өянәгенең үлемгә китерү куркынычы – 18 процентка, эсселек 4 көнгә сузылса – 74 процентка арта. Ә инде пычрак һавалы төбәкләрдә челләдә инфаркттан үлү куркынычы гомумән ике тапкыр артырга мөмкин.

Орлова сүзләренә караганда, эсселеккә һаваның дымлылыгы зур булу һәм тиешенчә йокламау да килеп кушылса, куркыныч тагын да арта. “Организм төнлә тулысынча торгызылырга өлгерми, стресс һәм кан тамырларына нагрузка көчәя. Мондый шартларда бераз хәлсезләнеп йөргәндә дә табибка күренергә кирәк, дип басым ясап әйткән ул.

Белгеч эсседә инфаркт-инсульт ише хәтәрләрдән котылу өчен һәр 20 минут саен берәр йотым су эчәргә һәм кан басымын үлчәп торырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, кеше кан басымы күтәрелү яки кимү билгеләрен сизмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә иртән һәм кичен кан басымын үлчәп, күрсәткечләрне көндәлеккә язып барырга кирәк.

Табиб шулай ук тозлы һәм майлы ризыклар кулланмаска киңәш иткән. Мондый ризык организмда суны тоткарлый һәм кан басымы күтәрелүгә китерә. Мөмкинлеккә карап, көннең иң кызу вакытын – 11.00дән 17.00 сәгатькәчә җилләткечле яки кондиционерлы бүлмәдә уздырырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://www.country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]