Велосипедчы курьерларны роботларга алыштырырга җыеналар

Мәскәүдә велокурьерларны роботлар алыштырырга мөмкин. Ләкин әле хәзер үк түгел. Башкала хөкүмәтендә шундый мәсьәлә каралган, дип яза «Российская газета».

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча баш идарәсе җитәкчесе Олег Баранов әйтүенчә, велосипедчы, самокатчы кебекләрнең авариягә эләгү очраклары еш теркәлә. Узган елда гына да 629 шундый очрак булган. 4 кешенең гомере өзелгән, 660ы җәрәхәтләнгән.

Баранов фикеренчә, мондый транспорттан файдаланучыларның авариягә эләгү очраклары озакламый автомобильчеләрнекенә тигезләшер кебек. Эш шунда: аларның саклану дәрәҗәсе машина рулендәгеләрнекенә караганда күпкә ким.

«Күптән түгел генә безгә 38 мобиль комплекс китерделәр. Алга таба алар курьерны алыштырырга тиеш. Әмма әлегә иминлек мәсьәләсе буенча эшлибез», – дип билгеләп үткән Баранов.

Баш идарә җитәкчесе әйтүенчә, хәзерге вакытта роботның «тыңлаулы» булуы, юлда куркыныч тудырмавы буенча эшлиләр. Аның хәрәкәт тизлеге сәгатенә 3-5 чакрым тәшкил итәчәк.

«Беркем өчен дә куркыныч тудырмый торган, «кемлеге» әллә каян күренеп торган шәп конструкция булачак бу, – дип вәгъдә иткән Олег Баранов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей в Казахстане путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ в Казахстане

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://www.country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]