«Апуш» театр студиясе «Күзлек» балалар театр фестиваленә чакыра

13 август көнне Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе үз эшен лагерь форматында башлап җибәрде.

Лабораториядә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре белән беррәттән «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студияләрендә шөгыльләнүче балалар катнаша. Алар өчен махсус остаханәләр, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләр һәм бәхәс мәйданнары уздырыла.

Язучы Фатих Әмирхан тууына 140 ел булу уңаеннан быел шәкертләр күренекле әдипнең иҗаты буенча эскизлар да әзерли. Шулай ук Туфан Миңнуллин иҗаты да читтә калмый, драматургның бер әсәренә аерым тукталырга ниятлиләр, эскизның музыкаль бизәлеше исә композитор, «Апуш»ның якын дусты булган Азат Хөсәеновның истәлегенә багышланачак. Шулай итеп, быелгы лаборатория иҗатка 3 шәхес күзлеге аша караячак.

Балалар белән төрле юнәлешләрдә чакырылган кунаклар һәм «Апуш» остазлары эшли: клоунада һәм актёрлык юнәлешендә режиссёр, күпжанрлы артист, клоун Руслан Риманас һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова; кино юнәлешендә режиссёр, сценарист Александр Далматов һәм «Апуш» остазы, Г.Кариев театры актёры Булат Гатауллин; драма юнәлешендә классик драматургиягә нигезләнеп сәхнә осталыгын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актёры Алмаз Сабирҗанов өйрәтә; курчак театры юнәлешендә Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт Әкият курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов; «Апуш» остазы, К.Тинчурин театры актрисасы Диләрә Фәттәхова нәниләр белән эшли, ә «Апуш» остазы, режиссёр Резеда Гарипова бөтенләй яңа юнәлешне алып бара.

Ике атналык лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август көнне 16.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Күзлек» фестивале узачак. Биредә 2 атналык лагерь эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак һәм әзерләнгән эскизларны тәкъдим итү булачак.

«Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

logo

country-kz.com публикует актуальные сюжеты о лучших людях, компаниях региона.

Миссия портала Страна KZ - заключается в продвижении демократических ценностей путём предоставления точных, неподцензурных новостей и проведения открытых дискуссий в странах, в которых свобода слова находится под угрозой и в которых доминирует дезинформация. Попытки внешнего давления не влияют на нашу деятельность. Наши журналисты находятся на передовой в борьбе за свободу СМИ

Наш e-mail: [email protected]

Copyright © 2011-2026 . http://www.country-kz.com.
При использовании материалов сайта гиперссылка на сайт обязательна. Редакция - [email protected]