Мәктәпләрдә яңалык: 1–8 сыйныф укучыларына үз-үзен тотыш өчен билгеләр куя башлыйлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләү системасын кертү планлаштырыла.
Яңа кагыйдәләр буенча, 1 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр укучыларга тәртипләре өчен билгеләр куячаклар.
Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге система башта тәҗрибә рәвешендә гамәлгә кертеләчәк.
2026/27 уку елында проект Россиянең һәр төбәгендәге 10 мәктәптә сынап каралачак. Ә инде 2027/28 уку елыннан аны ил буенча барлык мәктәпләргә кертү күздә тотыла.
Алдан тәкъдим ителгән модель буенча, укучыларның тәртибе өч категориягә бүленәчәк:
* «үрнәк»
* «рөхсәт ителә торган»
* «рөхсәт ителми торган»
Белгечләр фикеренчә, мондый система укучыларның тәртибен ачыграк бәяләргә, мәктәпләрдә дисциплинаны ныгытырга һәм профилактик эшне көчәйтергә ярдәм итәчәк.
Яңа кагыйдәләр укучыларның тәртибенә игътибарны арттыруга юнәлтелгән. Моннан тыш, система укытучыларга һәм ата-аналарга балаларның мәктәптәге үз-үзен тотышын яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр эксперимент уңышлы үтсә, якын елларда Россия мәктәпләрендә белем генә түгел, ә тәртип тә рәсми рәвештә бәяләнә башлаячак.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.